«Хәзинә» милли проекты татар халкының күренекле шәхесләре, безнең шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләре, милли мәдәният, тел үсешенә өлеш кертүче кешеләр турында онлайн форматта сөйләргә тиеш.
Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре даими рәвештә милли мәдәни һәм тарихи мирасны саклау мәсьәләләре өстендә эшлиләр, тематик очрашулар үткәрәләр, төрле проектларны тормышка ашыралар. Туган телне, гореф-гадәтләрне, мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән шундый проектларның берсе «Хәзинә»онлайн-проекты булды.
Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге вәкилләре үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торучы Туган тел һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертүче кешеләрне үзләренә чакырып, социаль челтәрләрдә бастырып чыгарыла торган видео-интервью язарга планлаштыралар.
- Безнең борынгы бабаларыбыз безнең өчен бәһасез мәдәни һәм тарихи мирас калдырды. Безнең проект нәкъ менә шушы мирас белән таныштыруга, җәмәгатьчелеккә татар халкының күренекле шәхесләре, шәһәребез һәм районның үрнәк гаиләләре, милли мәдәниятне үстерүгә өлеш кертүче кешеләр турында сөйләргә тиеш,-дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Фәрит Галимов.
Проектны оештыручылар әйтүенчә, проектның онлайн форматы очраклы гына сайланмаган.
- Коронавирус пандемиясе шартларында проектны онлайн форматта тормышка ашыру-иң дөрес карар. Шулай итеп, күп кешеләрне җыймыйча, без кыйммәтле мәгълүматны массаларга җиткерә алабыз. Өстәвенә, барысының да үз планнары, мәшәкатьләре, эше бар. Ә интернеттагы видеоверсияне теләгән һәркем үзе өчен уңайлы вакытта карый алачак.
Проектның беренче кунагы Фәрвиза Вафина булды. Ул гомере буе туган телгә мәхәббәт һәм тугрылык саклый, аларның балаларына һәм оныкларына үз тәрбия бирә, шәҗәрәсен өйрәнә һәм 9 буынга генеалогик агач төзи ала. Ул туган телне саклауның әһәмияте, балаларда һәм оныкларда үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү турында сөйләде.
Оештыручылар кунакларны атна саен чакырырга планлаштыра. Шушы көннәрдә тагын бер интервью төшереләчәк.