Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 23 ноябрендә көндез һәм кич белән урыны белән буран һәм көньяктан секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә урыны белән бераз кар.
Көндез урыны белән кар, кайбер районнарда буран.
Җил көньяктан секундына 7-12 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-12˚.
Көндез максималь һава температурасы -3..-5˚.
Юлларда урыны белән бозлавык.