2020 елның 18 ноябрендә Чистай шәһәренең Яшьләр үзәгендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге тарафыннан авыл яшьләре арасында ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Акыллар көрәше» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.
Аның составында түбәндәге студентлар: Глазкова Анна, Гатина Язилә, Закирова Айзилә, Нурутдинова Азалия, Хәкимова Ангелина һәм Шәфигуллин Инсаф, җитәкчесе Закиров М. А.)
Әлеге уен танып-белү характерына ия булды: студентлар ребуслар чиштеләр, Ватан тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук тамашачылар хәтерен тикшерү өчен сораулар да бирелде.
КИУ (ИЭУП) директоры Ольга Добрравова авыл яшьләре арасында үткәрелә торган эшнең мөһимлеген ассызыклады, чөнки студентлар үзләренең интеллектуаль һәм эрудицияләрен генә күрсәтеп калмыйча, чикләнгән вакыт һәм ярышлар шартларында нәтиҗәле фикерләүне таләп итә торган биремнәрне күмәк үтәү күнекмәләрен дә ныгыттылар.
Көрәш нәтиҗәләре буенча КИУ командасы, тарихны гына түгел, зирәклеген, фикерләү сәләтен күрсәтеп, мактаулы беренче урынны алды. Һәр студентка истәлекле бүләкләр һәм I дәрәҗә диплом тапшырылды.