Аның төп темалары-коронавирусны профилактикалау чараларын үтәү, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, техниканы кышкы саклауга кую, атна эчендә оператив хәл. Киңәшмә онлайн режимда узды.
Барлыгы 8 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең нәтиҗәләре турында муниципаль район башкарма комитетының сәүдә бүлеге начальнигы Гөлнара Хәйруллина хәбәр итте. Район территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә старт алды. Алар шәһәрнең өч мәйданчыгында оештырылган иде: югары һәм сәгать базарлары районында һәм «Чистай»мәдәни үзәге артындагы мәйданда. Шәһәр һәм район халкына бөртекле культуралар, киң ассортиментта яшелчә, сөт продукциясе, йомырка, ит, кош-корт, бал һ.б. тәкъдим ителә. Бу продукция Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдим иткән бәяләрдән сатылды. Хәзерге вакытта 10 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелгән. 8 миллион сумнан артык продукция сатылган. Ярминкәләр һәр шимбә көнне Яңа елга кадәр үткәреләчәк.
Хезмәткәрләрне матди кызыксындыру, хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү – аерым контрольдә
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Урып - җыю эшләре төгәлләнгәч, район хуҗалыкларында киләсе елгы кыр эшләренә әзерлек башланды. Узган атнада техниканы кышкы саклауга куюны кабул итү үткәрелде. Комиссия эре авыл хуҗалыгы формированиеләрен, фермер хуҗалыкларын карап чыкты. Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюның сыйфаты, машина-транспорт парклары территорияләренең торышы, ремонт участокларының көзге-кышкы чорда техниканы торгызуга әзерлеге бәяләнде. Ремонт эшләрендә мәшгуль белгечләрне матди яктан бүләкләү, хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Кабул итү нәтиҗәләре буенча «Кама аръягы Агро» һәм «Чистай»агрофирмасы иң күп балл җыйды.
Янә исерек шоферлар руль артында
Атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Узган атнада җинаятьләр турында 9 хәбәр килде. Сводкада - 2 караклык, 4 урлау, бер факт буенча-наркотикларны тартып алу, сәламәтлеккә җиңел зыян китерү, элек административ җаваплылыкка тартылган зат белән исерек хәлдә идарә итү факты. 22 юл-транспорт һәлакәте булган: 20се-шәһәрдә, 2се – районда. Бер машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 239 йөртүче һәм җәяүле тоткарланган, шул исәптән 2 йөртүче - исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен. 421 кеше административ җаваплылыкка тартылган, җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен – 3 кеше.
Азакта муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов район территориясендә яңа коронавирус йогышы белән авыручылар санының кискен калуына һәм барлык тәкъдим ителгән профилактика чараларын тайпылышсыз үтәргә кирәклегенә игътибарны юнәлтте. Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эшкә күчерү мөмкинлеген карарга тәкъдим ителде.