Чистайда яшь әниләрнең беренче төркеме машина йөртү хокукына бушлай укуларын тәмамлады

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

«В» категорияле машина йөртүчегә белем алу мөмкинлеген яшь хатын-кызлар «Демография»милли проекты ярдәмендә алдылар.

Республикада «Демография» милли проекты кысаларында «хатын – кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү-өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру»федераль проекты гамәлгә ашырыла. Аның ярдәмендә 3 яшькә кадәр бала карау буенча декрет ялында булган яшь әниләр, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләүче һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган хатын-кызлар дәүләт хисабына укый алалар.

Шушы көннәрдә шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан укытуга юнәлдерелгән беренче төркем хатын-кызлар автомәктәптә укуларын тәмамлады. Тантаналы шартларда яшь әниләргә таныклыклар тапшырылды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле Ольга Мангулова һәм уку-укыту бүлеге мөдире Лилия Бешенова да үз теләкләрен җиткерделәр.

Проект кысаларында машина йөртү күнекмәләрен бушлай үзләштергән хатын-кызлар мондый мөмкинлек һәм яшь әниләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International