2020 елның 11 ноябрендә видеоконференция режимында «Вектор» РК АҖ хезмәткәрләре белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Кашапова Ләйсән рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта пенсия яшендәге гражданнарның хокукларын үтәү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, өстәмә белем бирү, шулай ук пенсия түләүләрен индексацияләү мәсьәләләре каралды.
Тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланмады.
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты искәрткәнчә, эштән китәргә мәҗбүр иткән, эштән китү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тартылган, отпуск бирмәгән, эш вакыты һәм ял вакыты режимын бозган һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә карата хезмәт законнарын бозган өчен штраф салу каралган.