Аларга ачкычларны Казанда һөнәри бәйрәм алдыннан тапшырдылар.
Чистай полицейскийлары һөнәри бәйрәмнәре алдыннан ике яңа автомобиль алды. 9 ноябрьдә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе плацында яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшыру тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты. Республика Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре хезмәткәрләре барлыгы 88 яңа хезмәт автомобиле алды. Аларның икесе Чистай районына киткән.
«Нива» автомашинасын өлкән участок уполномоченные, полициянең өлкән лейтенанты Евгений Малов, «УАЗ» ның Патриот – пост хезмәте сержанты Николай Калинкин алды.
- Республикада тотрыклылык күбесенчә сезнең эшегезгә бәйле. Бүген Татарстан безнең илдә һәм күп кенә күрсәткечләр буенча лидерларның берсе булып тора, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бу ел эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә гадиләрдән булмады. Әмма шуңа да карамастан, полицейскийлар үз алдына куелган бурычларны үти.
- Безнең республиканың хокук саклау органнарының җайга салынган системасы ярдәмендә без ситуацияне саклап калуны дәвам итәбез, - дип ассызыклады Рөстәм Нургалиевич.
ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, үз чиратында, республика җитәкчелегенә эчке эшләр органнарының матди-техник базасын ныгытуда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Мондый ярдәм аркасында безнең министрлык, безнең полиция иң яхшы шартларда эшли, - диде Артем Хохорин.