Утырышны комиссия рәисе, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды::
"2015-2023 елларга Чистай муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру "муниципаль программасының 2020 елда үтәлеше турында хисап". Чистай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов хәбәр итте.
«Чистай муниципаль районы җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турында массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган мәгълүмат мониторингы нәтиҗәләре турында» доклад белән Чистай муниципаль районы Советының иҗтимагый оешмалар, ММЧ һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Илфат Мәгыйзов чыгыш ясады.
- Аренда түләве буенча бурычлыларны ачыклау. Арендатор-бурычлылар белән претензия эше. Күчемсез милек объектларына муниципаль милек хокукын теркәү өчен документлар әзерләү. Киңәшмәдә Чистай муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марина Юрьевна чыгыш ясады
Чистай муниципаль районы территориясендә кылынган мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклау буенча эшне активлаштыру турында Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Артур Таһир улы хәбәр итте»