Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Чистай укучыларына планшетлар бүләк итте

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

5 укучы кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Чистайга эш визиты кысаларында Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов 2 нче лицейда булды. Белем бирү учреждениесе директоры Руслан Зелинский кунаклар өчен зур булмаган экскурсия үткәрде, уку кабинетларын һәм белем бирү процессын камилләштерергә мөмкинлек бирә торган яңа заманча җиһазларны күрсәтте.

Олег Викторович лицей укучылары белән дә аралашты. Алар укудагы уңышлары, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар. Очрашу ахырында Дәүләт Думасы депутаты 5 лицей укучысына бүләк итеп планшетлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International