Чистай студентлары Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан стипендия ала алачаклар

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

КНИТУ-КАИның «Восток» Чистай филиалы студентлары Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан стипендия ала алачаклар.

Бүген Чистайга РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов килде. Эш сәфәре барышында ул КНИТУ-КАИның «Восток»Чистай филиалы студентлары белән очрашты. Анда шулай ук Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, КНИТУ-КАИның административ эшләр һәм филиаллар буенча проректоры Булат Зиннуров, КНИТУ-КАИның «Восток» Чистай филиалы директоры Илшат Мөхәммәтҗанов катнашты.

Аралашу иркен, җылы шартларда үтте. Олег Морозов Дәүләт Думасына сайлаулар, депутатлар эшчәнлеге турында сөйләде, илдәге һәм дөньядагы сәяси вәзгыять турында үз фикерләре белән уртаклашты.

Шулай ук яшь кешеләр белән аралашу барышында ул КНИТУ-КАИның "Восток" филиалы студентлары өчен исемле стипендия булдыру турында игълан итте»

- Һәр семестр нәтиҗәләре буенча мин, курска Карамастан, иң яхшы өч студентка стипендияләр тапшырачакмын. Аларны сезнең директорыгыз яки укытучылар составы билгеләячәк. Стипендия яхшы булачак һәм аның өчен көрәшүнең мәгънәсе бар, - дип ассызыклады Олег Морозов.

Әйтик, беренче өч стипендиатның исемнәре 2021 ел башында, кышкы сессия тәмамланганнан соң билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International