Чистай шәһәре һәм Чистай районы буенча 148 сәүдә объектында 43 оешма алкогольле продукцияне ваклап сата.
Чистай шәһәре буенча алкогольле продукцияне ваклап сату 105 сәүдә объектында башкарыла, авыл җирлегендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны 43 сәүдә объекты башкара.
2020 елның гыйнвар-сентябрь айларында барлыгы 66 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 7% ка кимрәк.
Кертелә торган алкогольле продукция буенча сату 8% ка, аракы буенча узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1% ка кимегән.
Республика җитештергән алкогольле продукция буенча сату 7% ка, аракы буенча 8% ка кимегән.
Агымдагы елның 9 аенда җан башына алкогольле продукция сату күләме 8,7 л тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 94% тәшкил итә.
Агымдагы елның тугыз аенда территориаль орган белгечләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 73 тикшерү чарасы үткәрелде.
Тикшерү барышында 59 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 74 очрагы ачыкланды.
Барлыгы 1247,4 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.
Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 2 251 000 сум тәшкил итте.