Кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестры республика халкы өчен "Кайнар линия" үткәрәчәк

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Чара Росреестрның Федераль кадастр палатасы оешуга 20 ел тулуга багышланган.

«Кайнар линия» барышында дәүләт кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү, җир кишәрлекләрен исәпкә алу һәм исәптән төшерү, Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр бирү сораулары буенча консультация алырга мөмкин булачак.

- Бу процедуралар өчен нинди документлар кирәк?;
- җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану төрен ничек үзгәртергә һәм җир кишәрлегеңне законсыз килешүләрдән ничек якларга?;
- хәзерге вакытта торак һәм бакча йортлары ничек рәсмиләштерелә;
- күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә.

Ведомство экспертлары татарстанлыларның бу һәм башка сорауларына 2020 елның 29 октябрендә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк.

Кайнар линия телефоны (843)255-25-71.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International