Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 25 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 26 октябрендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр (Казанда секундына 15 метрга кадәр).

Болытлы, көндез аязучан болытлы.

Юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән яңгыр.

Җил төньяк-көнбатыштан

төнлә 6-11 м/с, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр .,

-иртән һәм көндез 8-13 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-17 м / с.

Минималь һава температурасы төнлә 0..-3, көндез максималь һава температурасы +2..+5˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International