Муниципалитеттагы аппарат киңәшмәсенең төп темалары булып муниципаль район территориясендәге санитар-эпидемиологик хәл, Чистай урманчылыгының эше, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы һәм атнага оператив торышы торды. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Киңәшмә, гадәттәгечә, бүләкләүдән башланды. Намуслы хезмәте һәм Чистай муниципаль районының һәм Чистай шәһәренең инфраструктур үсешенә керткән өлеше өчен шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау Грамоталарын район башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәновка, Яшьләр үзәгенең «Яшь техник» яшүсмерләр клубы филиалы мөдире Елена Герасимовага тапшырды.
Яшьләр сәясәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен «Ватан» хәрби-патриотик эш һәм армиягә кадәрге яшьләрне әзерләү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Елена Юдина, Яшьләр үзәгенең педагог-оештыручысы Екатерина Медведева, яшьләр үзәгенең тавыш операторы Алексей Белянкин, яшьләр үзәге аккомпаниаторы Артур Мостафин Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Урман янгыннарын булдырмаска мөмкин
Бу хакта Чистай урманчылыгының участок урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов хәбәр итте. Чистай урманчылыгы хезмәткәрләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре - яңа үсентеләр утырту һәм урманнарның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү. Бу эш даими рәвештә алып барыла. Ел саен уңайлы һава шартлары башлану белән, мөмкин булган урман янгыннарына каршы көрәш өчен көчләрнең һәм чараларның әзерлеге буенча 67 нче янгын часте белән уртак өйрәнүләр үткәрелә. Чистай урманчылыгы территориясендә үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә 2010 елдан бирле бер генә урман янгынына да юл куелмады.
Район кырларында кукуруз җыю дәвам итә
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Илгизәр Нуретдинов сөйләде. Район хуҗалыкларында кукуруз җыю, туңга сөрү дәвам итә. Техниканы кышкы саклауга кую, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшләре бара.
ЮТҺ нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды.
Атнадагы оператив хәлләр турында полиция башлыгы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Узган атнада җинаятьләр турында 6 хәбәр килде, 2се ачылды. Сводкада-2 караклык факты, 1 наркотик матдәләр куллануга тартылу факты, 2 урлау, 1 исерек килеш административ җаваплылыкка тартылган зат белән идарә итү факты. 28 юл-транспорт һәлакәте булды: 24-шәһәрдә, 4 – районда. Алар нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күрде, берсе һәлак булды. Бер машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Балигъ булмаган җәяүлене бәрдергән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 313 машина йөртүче һәм җәяүле тоткарланган. 441 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Ахырда башлык җыелганнарга коронавирусны профилактикалауның барлык тәкъдим ителгән чараларын үтәргә кирәклеге турында искәртте.