Шәһәр һәм район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы кала.
Оператив мәгълүматларга караганда, Чистай муниципаль районында коронавирус йогышы белән авырган 30 кеше бар.
7 августка, 26 кеше тулысынча терелгән, 2се дәвалана, 2се үлгән.
3 кеше медицина күзәтүе астында кала.
"Хөрмәтле чистайлылар! Карантинны йомшарту икътисадны коткарачак, әмма онытмагыз, вирус беркая да юкка чыкмаячак, ул безнең янәшәбездә, шуңа күрә саклагыч битлекләрне кию һәм социаль дистанцияләү кирәклеге турында онытырга ярамый", - диде Дмитрий Иванов.