"Күңел утын сүнмәсбез…"

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Балачактан безне өлкән яшьтәге кешеләргә хөрмәт һәм ихтирам белән карарга өйрәттеләр, әмма кайчакта өлкән буынны игътибар һәм кайгыртучанлык белән әйләндереп алу өчен аерым сәбәп туа. «Тегермән мәйданы» микрорайонының өлкән яшьтәге кешеләр өчен Яшьләр үзәгендә узган "күңел утын сүнмәс..."дигән концерт программасы нәкъ менә шундый сәбәп булды да инде.

Яшьләр үзәгенең барлык иҗат коллективлары, «Чистай РҮХ» ДАССОның яшьләр советы белән бергә, кадерле кешеләрне - әниләребезне һәм әтиләребезне, әби-бабайларыбызны котладылар. Шулай ук котлау сүзләре белән Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, 4 нче номерлы "Тегермән мәйданы" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Ситдыйков Әхмәт Әхәт улы, Чистай Советы депутаты, "Тегермән мәйданы" идарәче компаниясе директоры Гайнетдинов Дамир Файзыхан улы чыгыш ясадылар.
Бәйрәм рухы беркемне дә битараф калдырмады. Барысы да проблемалар турында онытып һәм күңел белән ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Барысы да күңелле вакыт өчен бик рәхмәтле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International