«Восток» мәдәни-ял үзәге базасында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм программасы узды.
Чара кысаларында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды. Чистайның «Юлдаш» интернат-йорты осталарының иҗади эшләрен күргәзмәдә тәрбияче Людмила Җамалетдинова һәм социаль эш буенча белгеч Альбина Сираева тәкъдим итте.
Актив катнашучылар өчен иҗади техника – джутова филиграна буенча мастер-класс тәкъдим ителде.