«Спорт дөньяга кирәк»

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Чистай муниципаль районының «Ватан «хәрби-патриотик эш һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесендә «2020-2022 елларга Чистай муниципаль районында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан программа» һәм «Экстремизмга-юк!» мини-футбол буенча турнир узды.

Ярышларда Чистай шәһәренең урта һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.

В.г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты командасы (ИЭУП) Закиров М. А. җитәкчелегендә 8 кешедән торды. Аларның 6сы-кыр уенчысы,1се-капкачы, 1се-запас уенчы.

КИУ (ИЭУП) директоры Ольга Доброравова билгеләп үткәнчә, мондый спорт чараларын уздыру студентлар арасында мини - футболны популярлаштыруга гына түгел, ә даими физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга да ярдәм итә.

Ярыш нәтиҗәләре буенча жюри иң көчле командаларны ачыклады. КИУ командасы өченче призлы урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International