2020 елның 28 сентябрендә Чистай шәһәр Советында Чистай шәһәре урта һәм югары уку йортларының тәрбия эшләре буенча җитәкчеләр урынбасарлары белән яшьләр арасында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эшен активлаштыру буенча киңәшмә узды.
Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов уку йортлары вәкилләренә, Интернет челтәрендәге сайтларга игътибар биреп, студентлар арасында даими профилактик эш алып барырга тәкъдим итте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы бүлеге каршындагы экстремизмга һәм терроризмга каршы тору үзәге җитәкчесе Юрий Федотов Интернет челтәрендә тыелган материаллар таратучы студентларга җәза чаралары турында хәбәр итте.