Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, 29 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә «Агрополия»онлайн мәктәбе кысаларында икенче дәрес узачак. Чираттагы дәрес барышында "Лин Вектор" компанияләр төркеменең үсеш буенча директоры Наталья Чупина һәм тренер-консультант Виктор Сорокин авыл хуҗалыгы тармагындагы үзгәрешләрне гамәлгә ашыруның гамәли кейслары һәм сакчыл җитештерү элементлары белән курс үткәрәчәкләр.
Семинарда Сакчыл җитештерү концепциясе, югалтулар һәм кыйммәтләр, авыл хуҗалыгы тармагында Сакчыл җитештерү методларын һәм инструментларын куллану нәтиҗәләре, авыл хуҗалыгы тармагында югалтулар мисаллары турында төшенчәләр каралачак.
Укуларда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер буенча теркәлергә кирәк: 88005502441. Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирәчәк.
Онлайн мәктәптә киләсе дәрес 30 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә була.
Исегезгә төшерәбез, «Агрополия» бердәм белем бирү платформасы аграрийларны укыту өчен билгеләнгән. Ресурс АГРОСӘНӘГАТЬ комплексы өлкәсендә яңа белемнәр алырга, заманча технологик карарлар һәм күнекмәләрне гамәли куллану өчен инструментлар алырга мөмкинлек бирәчәк. Аграрчылар өчен сайланган өлкәдә компетентлыкны арттыру рентабельлекнең бөтенләй яңа күрсәткечләренә чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Платформа эре предприятиеләр белгечләре өчен дә, зур булмаган фермер хуҗалыклары, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә билгеләнгән.