ТР буенча РФ Тикшерү комитетының Чистай районара тикшерү бүлеге хезмәткәрләре фашизмнан һәлак булган якташларыбыз истәлегенә «Мәңгелек ут»мемориалына тере чәчәкләр салдылар. Фашизм корбаннарын искә алу көненә багышланган митингта җирле хакимият вәкилләре дә катнашты. Шуннан соң митингта катнашучылар һәлак булган чистайлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне - иң кайгылы даталарның берсе. Ул ел саен, сентябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне без дистәләгән миллион кешене искә алабыз. Бу-миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрендә төзәлмәс яралар калдырган, күп буыннар язмышын үзгәрткән коточкыч фаҗига