ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән уртак чаралар барышында 2020 елның 8 аенда шәхси йорт һәм фатирлардан спиртлы продукция саткан 15 граждан ачыкланды.
10 гражданга 15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр штраф салынды.
5 гражданга штраф салу турындагы карар каралуда.
Әлеге закон бозу РФ КоАП 14.17.1 ст.1 ө.буенча квалификацияләнә (физик затлар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз сату, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән, утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә). Шуңа да карамастан, административ җәлеп ителгән алты граждан ел дәвамында алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сатуга юл куйды. Аларның гамәлләрендә җинаять җаваплылыгына тартылучы гамәлләр составы бар инде һәм РФ ҖК 171-4 ст. буенча квалификацияләнәләр, әлеге җинаять өчен җәза 50дән 80 мең сумга кадәр штраф яки бер елга кадәр төзәтү эшләре булырга мөмкин.