«ЧИСТАЙ» ТОСЭРДА – ИКЕ ЯҢА РЕЗИДЕНТ!

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган «Чистай» ТОСЭРда инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында килешү төзү буенча комиссия утырышында Чистай предприятиеләренең «САР» ҖЧҖ һәм «КОЛИЗЕЙ»ҖЧҖ инвестиция проектларын уңышлы якладылар.

«САР» ҖЧҖнең «3D коймалар җитештерүне оештыру» инвестицион проектын компания директоры Рушана Сабирҗан тәкъдим итте. Инвестицион проектны тормышка ашыру барышында инвестицияләр күләме 8 млн. сум тәшкил итәчәк, 10 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. «Чистай» ТОСЭР резиденты ташламалары ярдәмендә компания 9 млн.сумнан артык акчаны янга калдыра алачак. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга керемнәрнең гомуми суммасы 40 млн. сумнан артык тәшкил итәчәк.

«КОЛИЗЕЙ» ҖЧҖ компаниясе директоры Антон Карташов «кирпеч һәм башка төзелеш материаллары җитештерү» инвестицион проекты турында доклад кысаларында киң ассортиментта кирпеч, шпаклевка һәм штукатурка җитештерүне оештыру турында сөйләде. Производствога 23 млн. сумнан артык инвестиция кертеләчәк, 40 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. «Чистай» ТОСЭР резидентына бирелә торган ташламалар хисабына предприятие 30 млн.сумнан артык акчаны янга калдырачак. Шул ук вакытта барлык дәрәҗәдәге бюджетлар һәм бюджеттан тыш фондлар 145 млн.сумнан артык түләүләр белән тулыландырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International