Кичә, 9 сентябрь көнне Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Мөбәрәкшин Адель Рафик улы булып китте.
Визит барышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ю. Задворнова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Г. Р. Каюмова белән берлектә учреждениедә ремонт эшләре үткәрү кирәклеге турында сөйләштеләр.