Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының эш визиты

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

7 августта Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Чистай шәһәрендә булды.

Ул гражданнарны кабул итте һәм Чистай муниципаль районы социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты. Министр «Чистай психоневрология интернаты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, «Юлдаш «Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды.

Эльмира Әмир кызы стационар учреждениеләр хезмәткәрләренә үз-үзеңне изоляцияләү режимында эшләгән чорда батырлык һәм фидакарьлек, үз бурычларына тугрылык өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International