“ЭКСТРЕМИЗМГА ЮЛ ЮК!” РЕСПУБЛИКА АЙЛЫГЫ КЫСАЛАРЫНДА “ЮЛДАШ” ЧИСТАЙ ШӘҺӘРЕ ИНТЕРНАТ-ЙОРТЫНДА ЧАРАЛАР ҮТКӘРЕЛДЕ

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне һәм «Экстремизмга юл юк!» айлыгы кысаларында «Юлдаш» Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында берничә чара узды. Чараларның төп максаты - экстремистик һәм террорчылык һәвәслеген тудыручы факторларны нейтральләштерүгә ярдәм итә торган мәгълүмат мохите формалаштыру, террорчылык турында белемнәрне, гадәттән тыш хәл барлыкка килгәндә куркынычсызлык нигезләрен камилләштерү, иҗтимагый аң һәм гражданлык позициясен формалаштыру.

1 сентябрь көнне АФК буенча инструктор методист Ипаров Р.В. җитәкчелегендә өлкән яшьтәге гражданнар арасында «Терроризмга юк дип әйтик!” дигән шахмат-шашка турниры булып узды. Турнир бик киеренке һәм мавыктыргыч булды, катнашучыларның һәркайсы бик яхшы әзерлек һәм уенга җитди мөнәсәбәт күрсәтте. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары грамоталар белән бүләкләнде.

2 сентябрьдә учреждение тәрбиячесе Людмила Җамалетдинова социаль хезмәтләрдән фйдаланучылар арасында террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча инструктаж уздырды. Ул шартлаткыч җайланмалар белән охшаш шикле әйберләр табылган очракта, шулай ук интернат-йорт территориясендә теракт куркынычы барлыкка килгәндә, гамәлләр алгоритмын конкретлаштырды. Тулаем алганда, инструктаж үткәрү нәтиҗәләре буенча, интернат-йортта яшәүчеләр террорлык актын булдырмый калу һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең гомерен саклап калу өчен ярдәм итә алучы гамәлләр турында белемнәрен тагын бер кат яңарттылар.

3 сентябрьдә “Террорчылыкны гафу итеп булмый!” дигән темага “Хәтер сәгате” оештырылды. Үткәрелгән чара барышында өлкән яшьтәге кешеләр дөньяның күп кенә илләрендә булган коточкыч терактлар, Беслан мәктәбендәге фаҗига турында тулырак белделәр, бу вакыйгалар турында видеороликлар карадылар. Бүгенге чара интернат-йортта яшәүчеләргә һәрвакыт һәм һәркайда уяулык күрсәтергә кирәклеген аңларга мөмкинлек бирде. Чарада катнашучыларның барысы да бер минутлык тынлык белән террорчылык актларының барлык корбаннарын искә алдылар. 

Интернат-йорт холлларында белгечләр учреждение мониторларында террорчылыкка каршы тематика буенча видеороликлар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International