Чистай муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиясе эше кысаларында минималь күләмнән түбәнрәк хезмәт хакы түләү белән бәйле закон бозуларны ачыклау буенча эш дәвам итә.
Утырыш барышында 22 предприятие һәм ШЭ каралды. Хокук бозулар ачыкланган эш бирүчеләргә җитешсезлекләрне бетерү һәм үз хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү өчен контроль сроклар бирелде.
Башкарма комитет сезнең игътибарыгызны юнәлтә! Закон бозуларның күбесе эш бирүче тарафыннан салым декларацияләрен, хезмәт килешүләрен һәм штат расписаниеләрен дөрес рәсмиләштермәү белән бәйле.
Сезнең хезмәт хокукларыгызны бозган очракта 5-22-68 номеры буенча "Кайнар" телефон линиясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.