Яңа уңыш җыю дәвам итә.
Татарстанда тагын бер, дүртенче миллион тонна ашлык җыеп алынган. Бүгенге көнгә 1 млн.га мәйданда иген суктырылган, бу планның 74% ын тәшкил итә.
Чистай районында барлыгы 156 мең тонна ашлык суктырылган, 51,7 мең га – бу планның 81% ы.
Хәзер киләсе елда уңыш өчен нигез салу чоры бара. Республиканың барлык районнары көзге чәчү эшләрен башлады.