Тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру Чистай ЗАГС бүлегендә.

2020 елның 28 августы, җомга

2020 елның 27 августында Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре өчен бик мөһим вакыйга – паспортлар тапшыру буенча ишекләрен ачты.

Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында ачылды.

Онытылмас, тантаналы шартларда 8 бала үзенең төп документын – Россия гражданины паспорты алды. Алар паспортның килеп чыгу тарихы һәм ГХАТ бүлеге турында бик күп яңалыклар белделәр.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Юрьевна Задворнова, Чистай районы буенча Россия миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы полиция майоры Илнур Хәлил улы Нуриәхмәтов, ЭЭМ ветераны Екатерина Григорьевна Титова, Татарстан Республикасы КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай филиалы 1 нче категорияле белгече Ольга Павловна Маусова илебезнең яшь гражданнарына теләкләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International