Балалар арасында сикергеч зур популярлык яулап алган. Балаларга сикергеч белән сикерү һәм сикергеч белән күнегүләр ясау зур канәгатьләнү алып килә. Яхшы кәефтән тыш, сикергеч белән сикерү сәламәтлек тә бүләк итә, тән мускулларын ныгыта, гәүдә торышын яхшырта.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Ишегалды уеннары» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында балигъ булмаганнар белән «Сикергеч белән онытылган уеннар» дигән чара үткәрделәр. Балалар сикергечнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм сикергеч белән уеннар уйнадылар.