Чистайда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " акциясе старт алды»

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Портфельләр тапшыру «Әнәс»мәчетендә узды.

Традиция буенча, һәр елны Белем көне алдыннан республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе уза. Ел саен Чистайда бу акциягә Хәйриячеләр, иганәчеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре җәлеп ителә.

Бүген «Әнәс» мәчете территориясендә булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия товарлары тутырылган портфельләр, шулай ук мәчеттән татлы бүләкләр тапшырылды.

Булачак укучыларга Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте. Ул балаларны тормышларындагы мөһим этап белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде.

- Булачак беренче сыйныф укучылары өчен мәктәпкә әзерлек вакыты-иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Аларга форма үлчәтәсе, портфельләр киендерәсе, дәфтәрләр алып, тизрәк мәктәпкә барасы килә. Алда аларны бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр көтә. Сезгә укуыгызда уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим. Тормышыгызда уй-ниятләрегез чынга ашсын, - диде Дмитрий Иванов.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен шәһәрнең башка микрорайоннарында да үткәрергә планлаштыралар. Быел Чистай районында барлыгы 900 дән артык бала беренче сыйныфка барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International