Район авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары уза.

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Район авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары уза. Соңгы биш елда Гаделша авыл җирлегенең социаль әһәмияткә ия объектларын капиталь ремонтлау һәм төзүгә 60 млн.сум акча тотылган.

Яңа ФАП барлыкка килде, спорт мәйданчыгы төзелде, мәктәп, авыл советы, мәдәният йорты капиталь ремонтланды, күпфункцияле үзәк файдалануга тапшырылды, су белән тәэмин итү челтәрләре яңартылды, ел саен юллар ташлана. Кичә Гаделша авыл җирлегендә яшәүчеләр алдында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Р. Хәсәнов һәм авыл җирлеге башлыгы И. А. Нуретдинов җирле үзидарә органнарының эш нәтиҗәләре турында чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International