Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов яңа мәктәпнең төзелеш эшләре барышы белән танышты.
"Менә дигән мәктәп! Монда барысы да бар! Спорт, актлар залы, ашханә, башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, китапханә, медпункт каралган. Якын-тирә территориядә физкультура һәм ял итү өчен зона булдырылган."- дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.
Исегезгә төшерәбез, ике атнадан соң, республиканың иң матур һәм заманча мәктәпләренең берсе беренче укучыларын кабул итәчәк.