Чистайда «Автоледи " титулы иясен сайладылар»

2020 елның 14 августы, җомга

Чистайда «Автоледи»традицион конкурсы узды. Анда Әлки, Аксубай, Алексеевск, Чирмешән, Спас, Нурлат һәм Чистай районнары вәкилләре катнашты.

Катнашучыларны сәламләп, Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов юлларда зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеде, монда юлларның сыйфатын яхшырту, Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча даими чаралар оештыру да зур роль уйный, дип ассызыклады.

Конкурсантлар ЮХИДИ бүлекчәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан һәм автопәйданда классик маневрлаштыру тапшырдылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын-Иванова Наталья (Нурлат районы))

2 урын-Осянина Екатерина (Алексеевск районы))

3 урын – Наумкина Татьяна (Чистай районы))

Өч автоледи да Казанда узган шундый ук республика конкурсында көрәшне дәвам итү хокукын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International