Футбол буенча Татарстан Чемпионаты башланды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

ТР чемпионатында географик принцип буенча ике төркемгә бүленгән 16 команда — Казан һәм Кама аръягы командалары катнашачак.

Татарстан футбол федерациясе ирләр командалары арасында футбол буенча Татарстан чемпионаты схемасын һәм срокларын раслады. Беренчел этапның 1 нче туры матчлары 8 һәм 9 августта узды.

Әйтик, безнең җирле "Труд" ФК командасы чыккан киеренке көрәштә Түбән Кама «Нефтехимик» ФК коллективына 0:2 исәбе белән оттырды.

Ярышларны үткәрү шартлары Роспотребнадзорның ТР идарәсе һәм ТР Спорт министрлыгы белән килештерелгән. Әлеге чараларның берсе-трибуналарда тамашачылар булмау. Әмма клубларның уеннарны онлайн-видеотрансляцияләү мөмкинлеге булачак, чөнки регламентта видеооператор, фотограф, шулай ук ТР футбол федерациясе аккредитацияләгән журналистларны арендага алу мөмкинлеге каралган.

Татарстан чемпионатында географик принцип буенча ике төркемгә бүленгән 16 команда — Казан һәм Кама аръягы командалары катнашачак. Башлангыч этапта катнашучылар зоналарда «һәр кеше белән " принцибы буенча матчлар уздырачак.

Казан төркеме составы: «Смена (Казан), «Вахитов районы мәктәбе», «Эверест» (Биектау), «3 нче урта мәктәп — Авангард» (Яшел Үзән), «Кама» (Кама Тамагы), «Гроза» (Казан), «Савиново» (Казан) һәм «Мирас» (Казан).

Кама аръягы төркеменә «КАМАЗ» (Чаллы), «Шинник» (Түбән Кама), «Нефтехимик» (Түбән Кама), «НКНХ» (Түбән Кама), «СК КАМАЗ» (Яр Чаллы), «ТатГрад» (Бөгелмә), «Әлмәт СШ» (Әлмәт) һәм «Труд» (Чистай) керде.

Башлангыч этап матчлары нәтиҗәләре буенча, һәр зонадан иң яхшы дүрт команда, уен нәтиҗәләрен исәпкә алып, финал төркеменә чыга, ул финал этабында һәр команда башка зонадан көндәшләре белән дүрт матч уйнаячак. 5-8 нче урыннар алган командалар шундый ук принцип буенча 9дан 16га кадәр урыннар уйнатачак.

Финал этабының йомгаклау туры матчлары 31 октябрьгә һәм 1 ноябрьгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International