Бүген «Чистай» ТОСЭРда терлек азыгы аксымы җитештерү заводын төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу максатында «Перлавита» ҖЧҖ Адыгей компаниясе Директорлар советы рәисе Сергей Ивашкевич һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов очрашты.
Сергей Ивашкевич Дмитрий Ивановка «Перлавита» ҖЧҖнең инвестицион планнары, заводның булачак продукциясенең югары конкурентлылык сәләте, киләчәк җитештерүнең экологик нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Үз чиратында, район башлыгы Дмитрий Иванов Чистай районын киләчәк завод өчен ныклы чимал базасы буларак тәкъдим итте.
Сергей Ивашкевич визиты «Чистай» индустриаль паркы территориясендә дәвам итте.