2020 елның 20 августында 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар халкына башкарма производство турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Чарада Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының территориаль бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Күрсәтелгән тематикага караган сорауларны 2020 елның 13 августына кадәр Чистай муниципаль районы Советына электрон почта адресына җибәрергә кирәк Ilsiyar.Sadrieva@tatar.ru яки 8(84342) 5-42-85 телефоны буенча шалтыратырга кирәк