2020 елның 6 июненә 5 июнь 18 сәгатьтән 6 июнь 18 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 6 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, иртән һәм көндез көчле яңгырлар көтелә.
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән яңгыр, иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр.
Урыны белән яшен.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +13..+16, максималь һава температурасы көндез +19..+22˚.