Чистай педагогика көллиятендә Яңа ел бәйрәме

2013 елның 5 гыйнвары, шимбә

Яңа ел бәйрәме барыбыз өчен дә көтеп алына торган бәйрәм. Ул балачактан ук безне әкият дөньясына алып керә сыман...

Һәр елны Чистай педагогика көллиятендә Яңа елга махсус әзерлек бара. Быел да биредә балалар өчен бик матур Яңа ел тамашасын әзерләгәннәр. Яңа ел әкиятендә бик теләп Маша ролендә Екатерина Кубышкина (5 курс), Аю ролендә Наиль Саттаров (2 курс), Кар бабай ролендә Антон Зайцев (3 курс), Уенчылар ролләрендә - Евгения Чистова, Алинә Зәббарова, Ләйлә Зәйнуллина, Дарҗя Карпова, Урман кешесе ролендә Влад Яшнев, Баба Яга ролендә Елена Сидорова, Сихырчы карчык ролендә Анастасия Беспалова, Кикимора ролендә Юлия Петрунина катнаштылар.

Әлбәттә. Яңа ел бәйрәме Кыш Бабайдан (Игорь Немтышкин) һәм Кар Кызыннан (Ирина Данилова) башка ничек узсын?

Яңа ел әкиятен куюда катнашкан һәр студентка чиксез рәхмәт сүзләре белдерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International