Элеккечә шәһәрнең 7 кешесе дәвалана, күзәтү астында 38 кеше калган.
Роспотребнадзор шәһәрнең 9 авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм чәчтарашханәсендә эпидимиягә каршы чараларның үтәлешен тикшерде. Районның баш санитар табибы Флюра Хәйруллина "Чистай элеваторы" ААҖ һәм "Чистай"ҖЧҖнең уңай якларын билгеләп үтте. 7 авыл хуҗалыгы предприятиесенә кисәтүләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде. Резерв госпиталендә даими 11 Медицина хезмәткәре эшли һәм барлык кирәкле медиклар белән тәэмин ителгән.Район башлыгы саклагыч костюмнар запасын арттырырга кушты.
Хөрмәтле Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләр һәм кунаклар, коронавирус йогышы таралмасын өчен, сезне кичекмәстән бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлегенә 8 (84342) 5 50 00 һәм 8 (84342) 5 51 50 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.