Район кырларында язгы кыр эшләре дәвам итә.
Көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру төгәлләнеп килә. Туңга сөрелгән җирдә дым каплату эше 29 500 га мәйданда башкарылган, район хуҗалыкларында сабан культураларын чәчү дәвам итә. Бүгенге көнгә барлыгы 7 700 га (бу фаразга карата 11% тәшкил итә) чәчелгән, шул исәптән язгы бөртекле культуралар (фаразга карата 22%). Хуҗалыклар арпа, солы, борчак кебек культуралар чәчәләр. Язгы бөртекле һәм кузаклы культураларның планлаштырылган мәйданнарының 30% тан артыграгы «Кама аръягы» ҖЧҖ, "Чишмә" ҖЧҖ, 22% ы "Чистай" АФ, 17% ы Хузангай " ҖЧҖендә чәчелгән.
Чәчү агрегатларының булган потенциалы сабан культураларын оптималь срокларда чәчәргә мөмкинлек бирә. Әмма моның өчен барлык эш комплексы буенча югары оешканлык таләп ителә. Җитештерүчәнлекне арттыру өчен хуҗалыкларда ике сменада эш алып барыла.