“БЕРДӘМ РОССИЯ” ПАРТИЯСЕНЕҢ ЧИСТАЙ ҖИРЛЕ БҮЛЕКЧӘСЕ ХӘЙРИЯ ЯРДӘМӘ КҮРСӘТТЕ

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

24 апрельдә, “Бердәм Россия” партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе хәйриячеләре “Юлдаш” Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләренә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

Чөнки 27 апрельдән учреждение вакытлыча үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчә.Ай дәвамында учреждение хезмәткәрләре интернат-йортта яшәячәк. Мондый чаралар COVID-19 атамалы яңа инфекциянең таралуын булдырмау максатыннан кабул ителде. Татарстан Республикасының барлык стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре үзизоляция режимына күчә. Интернат-йорт администрациясе "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенә күрсәтелгән хәйрия ярдәме, игътибары өчен тирән рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International