Шәһәр һәм район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы кала.
23 апрельгә 65 кеше күзәтү астында кала.
Шәһәр һәм район территориясендә коронавирус йогышы белән авыру очраклары теркәлмәгән.
Тәүлек эчендә 7 кеше күзәтүдән алынган, ә 9 гражданга карата күзәтү билгеләнгән. Оператив штаб утырышында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге начальнигы Флюра Сәлимовна Хәйруллина шундый мәгълүматлар китерде. Предприятие һәм оешмаларны тикшерү дәвам итә. Баш санитар табиб билгеләп үткәнчә, ччз мәйданчыгында эшләүчеләр, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтиләр. Бүгенге көндә алга таба тикшерүләр планлаштырылган. Чистай РҮХнең баш табибы Рәис Роберт улы Мостафин узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда КРВЙ һәм хастаханәдән тыш пневмония авыруларының сизелерлек кимүен билгеләп үтте. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Геннадьевич Денисов полиция хезмәткәрләре тарафыннан эпидемиягә каршы 48 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән 4 хокук бозу сәүдә предприятиеләрендә һәм металл кабул итү пунктларында булды, дип хәбәр итте. 2020 елның 22 апрелендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелгән 168 белешмәнең 67 се аларны бирүнең нигезле булуына шик уяткан. Предприятиеләрдә эшкә урнашмаган затларга белешмәләр бирү факты ачыкланган очракта, вазыйфаи затларга зур күләмдә штраф яный.
Хөрмәтле Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләр һәм кунаклар, коронавирус йогышы таралмасын өчен, сезне кичекмәстән бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлегенә 8 (84342) 5 50 00 һәм 8 (84342) 5 51 50 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз