Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Шәһәр һәм район территориясендә коронавирус йогышы белән авыру очраклары теркәлмәгән.

20 апрельгә 60 кеше күзәтү астында кала.

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов үз урынбасарларына, контрольлек итүче органнар белән берлектә, сәнәгать предприятиеләрендә, төзелеш оешмаларында, сәүдә предприятиеләрендә коронавирус таралу куркынычы янаган чорда санитар-эпидимологик таләпләрнең үтәлешен тикшерүне йөкләде. Район башлыгы шулай ук подъездларны эшкәртү сыйфаты буенча булган шелтәләргә дә игътибар итте, бу мәсьәләдә ваемсызлыкка юл куймауны таләп итте.

Хөрмәтле Татарстан Республикасыннан читтә яшәүчеләр һәм кунаклар, коронавирус йогышы таралмасын өчен, сезне кичекмәстән бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлегенә 8 (84342) 5 50 00 һәм 8 (84342) 5 51 50 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International