Татарстан халкына кибетләргә керүне һәм җәмәгать транспортыннан битлекләрсез яки ресираторсыз файдалануны тыйдылар. Чикләү 20 апрельдән эшли башлаячак.
Төбәктә коронавируска каршы көрәш чаралары буенча гамәлдәге карарга үзгәрешләр нигезендә, кибеткә барганда яки транспортта барганда, төбәктә яшәүче һәр кеше битлек яки респиратор кияргә тиеш. Яңа чикләү 20 апрельдә үз көченә керә.
Карарга кертелгән үзгәрешләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайты бастырып чыгарды. Документта санитария-эпидемиология хәле яхшырганда, чикләүләр бетереләчәк, диелә.