Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Шәһәр һәм район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы кала.

16 апрельгә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән 29 кеше (+8 кеше) күзәтү астында кала.

Шәһәр һәм район территориясендә коронавирус йогышы белән авыру очраклары теркәлмәгән.

Бу сүзләр районның оператив штабы утырышында яңгырады. Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов система барлыкка китерүче предприятиеләр җитәкчеләренә дезинфекция режимын катгый үтәргә, үз-үзләрен изоляцияләүче затларга, үз эшчәнлекләрен дәвам итүче банк, кибет һәм башка объект җитәкчеләренә социаль дистанцияне килүчеләр үтәргә кушты.

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары, Татарстан Республикасыннан читтә коронавирус йогышы таралмасын өчен, килеп җиткәндә, бу турыда кичекмәстән кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлегенә 8 (84342) 5 50 00 һәм 8 (84342) 5 51 50 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International