Шәһәр һәм район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы кала.
14 апрельгә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән 26 кеше (+17 кеше) күзәтү астында кала.
Шәһәр һәм район территориясендә коронавирус йогышы белән авыру очраклары теркәлмәгән.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов сәүдә бүлегенә, контрольлек итүче органнар белән берлектә, сәүдә предприятиеләрендә коронавирус таралу куркынычы янаган чорда, ә төзелеш бүлегенә-шәһәр төзелеше объектларында санитар - эпидемиологик таләпләр үтәлешен тикшерүне йөкләде.
Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары, Татарстан Республикасыннан читтә коронавирус йогышы таралмасын өчен, килеп җиткәндә, бу турыда кичекмәстән кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлегенә 8 (84342) 5 50 00 һәм 8 (84342) 5 51 50 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз