Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Шәһәр һәм район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы кала.

13 апрельгә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән 9 кеше күзәтү астында кала.

Шәһәр һәм район территориясендә коронавирус йогышы белән авыру очраклары теркәлмәгән.

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары, Татарстан Республикасыннан читтә коронавирус йогышы таралмасын өчен, килеп җиткәндә, бу турыда кичекмәстән кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлегенә 8 (84342) 5 50 00 һәм 8 (84342) 5 51 50 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International