6нчы март көнне «Чистай РҮХ» ДАССОның стационарның актлар залында атналык җыелыш булды. Чарада «Чистай РҮХ» ДАССОның баш табибы урынбасарлары, бүлек мөдирләре, баш һәм өлкән шәфкать туташлары һәм хезмәткәрләре катнаштылар.
Җыелыш барышында сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Чистай район оешмасы рәисе Наилә Нигъмәтуллина җыелучыларга РФ Хезмәт кодексына, 66.1 статьяга («электрон хезмәт кенәгәсен кертү") өстәмәләр кертү турында мәгълүмат бирде.
Коронавирус йогышы турында җентекле мәгълүмат белән «Чистай РҮХ» ДАССОның табиб-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова чыгыш ясады. Ул, ТР ССМ боерыгы нигезендә, медицина оешмаларында яңа коронавирус йогышына авыруларны (шикле) ачыклау буенча эш алгоритмы эшләнде, дип сөйләде. Румия Гаммар кызы чыгышы ахырында короновирус йогышын профилактикалау чараларына аерым игътибар бирде.
Очрашу ахырында Чистай РҮХ коллективы үз коллегаларын лаеклы ялга озатты. ТР атказанган табибы, табиб-офтальмолог Рәшит Шәрәфи улы Гыйльфанов һәм табиб-рентгенолог Аркадий Петрович Леушин хезмәт эшчәнлеген 1976 елда «Чистай РҮХ» ДАССОда башлап җибәрделәр, сәламәтлек саклауда 43 ел эшләп киттеләр.
Баш табибның медицина өлеше буенча урынбасары Эллина Микрюкова баш табиб Рәис Мостафин исеменнән, шәхсән үз исеменнән һәм бөтен коллектив исеменнән хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләре җиткерде, Рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырды.
-Сезнең сабырлыгыгыз, кыюлыгыгыз, хастаханә, район һәм безнең халык өчен башкарган эшләрегез өчен сезгә бик зур рәхмәт белдерәбез. Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын бәхетле гомер телибез. Без сезне барыбыз да ихлас күңелдән хөрмәт итәбез һәм яратабыз", - диде Эллина Алексеевна.