Узган ел Татарстан аграрийлары 2,5 мең берәмлек яңа авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алган. Техника сатып алуга 6 млрд. сумнан артык акча тотылган.
Аграрчылар 242 трактор,162 комбайн, 20 робот-сыер савучы һәм 23 югары җитештерүчәнлекле саву залы сатып алганнар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре «АПКны техник һәм технологик модернизацияләү» (40х60 схемасы буенча) һәм «1432» программалары, шулай ук «Росагролизинг»тан ташламалы лизинг программаларыннан актив файдалана.
2020 нче елда «АПКны техник һәм технологик модернизацияләү» статьясына республика бюджетыннан сатып алынган техника һәм җиһазлар өчен чыгымнарның бер өлешен субсидияләү өчен 1,7 млрд.сум бүлеп бирелгән.
Программаларда катнашу турында тулырак мәгълүматны АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегендә (843)221-76-59 телефоны буенча алырга мөмкин.